САСУ ф. 1) Бозылып, сасы ис чыгара башлау. Кайда, авыл, теге сасыган күлең? Н.Баян. Сасыган салат микробларының бу сыйнфый булмаган бәрелешне кыздыра төшүе генә мәгълүм. Җ.Юныс. Аморфофаллус исен гадәттә сасыган йомырка, балык яки ит исе белән чагыштыралар. Ватаным Татарстан

2) Гомумән, бик көчле тәмсез ис чыгару

3) Сасы ис белән тулу (бүлмә, һава һ.б. тур.). Тик менә яз җитү белән күпер материалларында калган зарарлы ашлама кар суларына кушылып елгага аккан, шуңа күрә һава сасыган. Татарстан яшьләре

4) Сасы ис иярү, сеңү (берәр нәрсәгә яки кешегә). Сасыга тимә, сасыма! Ш.Мөдәррис. Киемнән дисәң, көздән юып, чистартып салган кием ник бу кадәрле сасырга тиеш соң инде? Татарстан яшьләре

Сасып яту туп. Вакытны, гомерне әрәм итеп, буш, кызыксыз яшәү. Синең кебек тынгысыз егетләргә... ул цехта сасып яту... гарьлек, минемчә. Ә.Дусайлы

Сасый башлау Сасырга тотыну. Балыклар тиз арада бозылып, сасый башлаганнар. Татарстан яшьләре

Сасый төшү Берникадәр сасу

Сасып бетү Тәмам сасу. Мунчага йөрүен ташлап, үзе дә шул чучкалар кебек сасып бетте бит. З.Зәйнуллин. [Закир:] Хәер, Биби әби, минем сүзем бер булыр, кайттым дигәч кайттым, кирәкми, юк, миңа зыяндашлы, янә череп сасып беткән төче зәхмәтле кыз. Ф.Халиди. [Үрдәк:] Күлнең тәмам рәте китте, Шакшыланды, сасып бетте... Г.Шамуков

Сасып тору Сасыган булу; сасу процессында булу

Сасып утыру к. сасып тору. Почмактагы урындыкта керосинка сасып утырса да, бүлмәгә тавык ите исе таралган. А.Гыйләҗев

Сасып яту сөйл. Сасу процессында булу. Бу Сабиров нәстәмне карыйдыр инде – Болак тоташ сасып ята. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә