САРЫ’Ф ИТҮ ф. 1) Чыгымга тоту, файдалану. Ул халыктан җыйган акчасының байтак өлешен эчүгә сарыф итә иде ---. М.Мәһдиев. Бөтен акчамны сарыф итәрмен, әмма сине күзле итәрмен. Р.Батулла. Маңгай тире белән тапкан акчаны юкка сарыф итеп кайту булмасмы? Р.Зәйдулла

2) Бирү, чыгару (көчне, энергияне һ.б.ш.). Вакытны бушка сарыф итмәк ярамас. М.Акъегет. Әллә ул түккән көч, җанын сарыф итеп җырлаган тойгылар мәңгегә тарих диварлары астында күмелеп калырмы? Г.Ахунов. Көчне артык күп сарыф итәрлек көндәш түгел иде аңа бу Камилә Хәкимовна. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә