САРЫ СУ и. 1) Тәннең авыру урынында җыела торган саргылт сыекча; лимфа. Җир астында күп эшләп, таш казармаларда тора торгач, аларның [элекке шахта эшчеләренең] тән тамырларындагы кызыл каннары агулы сары суларга әйләнгән. М.Гафури. Сары сулы кабырчыклар берәм-берәм ярылдылар, җәрәхәтле тән, җәрәхәтле җан туктаусыз сыкранды. А.Гыйләҗев 2) Сөт оеганда барлыкка килә торган сыекча; эремчек суы. Ә менә, әбиләрдән калган гадәт буенча, әчегән сөт яисә катыкның өстенә җыела торган сары су белән юу чәчләргә бөтенләй башкача тәэсир итә. Ватаным Татарстан |