САРЫМСАК и. 1) Амариллисчалар семьялыгыннан гадәттә тәмләткеч буларак кулланыла торган көчле исле, ачы суганчалы үсемлек, бакча культурасы. Менә шуннан соң үзебезнең якта сарымсак үстереп кәсеп итүчеләр юк микән дигән уй керде. Саба таңнары 2) Шул үсемлекнең бүлемтекле (тырнаклы) суганчасы. Безнең рус халкы, әгәр эчәргә уйласа, закускага ачырак нәрсә кабарга ярата: тозлы кыяр, тозлаган балык, суган, сарымсак ише... Г.Ахунов. Кирəксенүче табылса, кəбестə, кишер, кукуруз, шалкан, сарымсак һəм суган ишелəрне өйгə үк китереп куялар!.. М.Шаһимәрдәнов |