САРЫ МӘТРҮШКӘ и. бот. Ярабайчалар семьялыгыннан якты урманнарда, аланнарда үсә торган сары чәчәкле үлән яки ярымкуак үсемлек; ярабай. Аннары [кортка] сары мәтрүшкә, җир җиләге салып, чәй кайнатты. Т.Нәбиуллин. Тау битләрендә үскән сары мәтрүшкәне дә, сап-сары гөлбадран чәчәген дә шактый күп җыйдылар алар. Х.Халиков |