САРЫМАЙ и. Эретеп туртасыннан арындырылган сыер мае. Эт корсагына сарымай килешмәс. Мәкаль. Сарымай белән әйбәтләп коймак пешерерсең... сөйләшеп утырырбыз, сорашасы сүзләр дә бар иде. Ш.Камал. Эченә сарымай, сөт өсте, шикәр комы салып, йомырка сытып, сөткә генә басылган камыр, чүпрәсен дә мулрак җибәрсәң, күзгә күренеп кабара башлый. Г.Галиева

Сарымай тамызу Бик аз гына, сүз уңаеннан гына нәрсәнеңдер уңай сыйфатын телгә алу, әйтеп китү. --- сүз уңаеннан гына әдәбият бакчасына кагылып чыгучы партия-совет әһелләре дә аның исеменә сарымай тамызып үтәләр: кемне дә булса яхшы яктан да телгә алырга кирәк бит! А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә