САРЫЛЫ с. 1) Сары төс катнашкан, берәр өлеше яки бизәге сары булган. Сары сандугач буласың сарылы күлмәгең кигәч. Г.Тукай. Зыяның иң элек дикъкатен алган нәрсә – зур мәйданга җыелган халыкның күплеге һәм аның сарылы, аклы вә каралы төстә булып, бертуктаусыз селкенеп, бер яктан бер якка чайкалып һәм авышланып торуы булды. Г.Ибраһимов. Алат-болат, Тәңкә югалт, Сарылы янчык, Син кал, бу – чык. Санамыш 2) Эчендә сарысы булган (йомырка турында – гадәттә, бер сарылымы яки ике сарылымы, дип сөйләгәндә кулланыла). Димәк, урыс дигән милләт үзе үк ике сарылы күкәй түгелме соң? Татарстан яшьләре 3) Катлаулы төсне белдергәндә: сары белән башка ниндидер төсләр аралашкан. Аның очы-кырые күренми торган, иңе-буе кая барып терәлгәне сизелми торган өсте кызыллы-каралы, аклы-чуарлы, сарылы-сорылы, аллы-гөлле чәчәкләр берлән чигелгән. Г.Исхакый. Монда эреле-ваклы самавырлар, яхшы тимер савыт-сабалар, сарылы-кызыллы юрганнар, паласлар, зурлы-кечкенәле түшәк, ястык, мендәрләр – һәрберсе үз рәте белән буй-буй тезелгәннәр. Г.Ибраһимов. Су аларны әкрен генә чайкый, бүрәнәләр өстенә утыртып куйган сарылы-зәңгәрле ике өйне, --- мәтеләр белән бергә, селкетеп тора иде. Г.Ахунов. Язидәнең өстендә сарылы-яшелле яфраклар сибелгән өр-яңа күлмәк, аягында шуның төсле үк яңа туфли иде. Г.Бәширов |