САРЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. сару I (1 мәгъ.). Ул [шәҗәрә] һәрвакыт карындыкка төрелгән көенчә, берничә кат кәгазьгә сарылып, чүпрәкләр берлән бәйләнеп куелган иде. Г.Исхакый

2) Берәр нәрсәгә чорналу, уралу (үрмәле үсемлек, елан һ.б.ш. тур.). Аждаһа килеп тә җиткән. Ул агачка сарылу белән Камыр батыр яшеренгән урыныннан чыгып, кылычы белән аның башын өзеп тә төшергән. Әкият. Буа буышты Исхак, әмма су күтәрелеп, бәпкә үләннәре сарылган сөзәк ярлар аста калгач, ул моңаеп яр читендә берүзе басып калды: малай йөзә белми иде. А.Гыйләҗев. Баш түбәмә былбыл кунган чакта, Елан сарылды гел аягыма... Зөлфәт

3) Уралып, чорналып иярү, күп булып ябышу (үлән, аның орлыгы һ.б.ш. тур.). Тигәнәк сарылган койрыгыннан качып котыла алмаган эт сыман, кеше дә гомер буе ябышкан гадәтләрдән аерыла-арына алмый. Ш.Галиев. Куе әрәмәләр арасыннан боргаланып узган дымлы тар сукмакта аларның битләренә үрмәкүч пәрәвезе сарылды, яка эчләренә корыган яфрак, чүп-чар, бөҗәкләр кереп тулды. Г.Бәширов

4) Кочаклау, муенга асылыну һ.б.ш. рәвештә сыену (гадәттә балалар, хатын-кызлар тур.). Музыкант түзмәс, машинасы-ние белән Рәшитне атып бәрер кебек тоелды да, Динә куркып аның кулларына сарылды. Н.Гыйматдинова. Җиде Авыз Мостафа, итәкләренә бала-чагалары сарылган Сәгыйдә, Тәүзихалар, өркегән сарык өере сыман таш-түмгәкләр аша ыргып, буза купкан җиргә ябырылдылар. А.Хәлим

5) Кем яки нәрсә дә булса тирәсенә бик күп булып җыелышу, аны чолгап алу. Аның [трамвайның] ишекләренә генә түгел, тышкы яктан тәрәзәләренә дә чикләвек кәшәнкәләре кебек ир-ат, яшь-җилкенчәк сарылган иде. А.Гыйләҗев. Тора-бара, бу хәлне күреп, аның иптәш кызлары да: – Әнисәгә генә сарылмагыз әле. Биредә менә без дә бар, чиратлашып юарга кирәк, – дип, бер-бер артлы җиңнәрен сызгана башладылар. М.Шабай

6) Берәр нәрсә янына якын ук килеп елышу (кеше тур.). Урамның теге ягында яшәүче Гыйльфаннарның капка төбенә ят машина килеп туктагач, Сәламгали түр тәрәзәгә сарылды. И.Сафин. Кулларына юеш балчык сарыла, торган саен ул авырая, авырая бара иде. Ф.Әһлиуллина

7) күч. Әрсезләнеп, ирексезләп иярү, яныннан китмәү. Мин балалар белән бик тиз уртак тел табам, үзләре үк сарылырга торалар. А.Тимергалин. Авылда миңа бер кыз «сарылып йөргән» иде, мин яшь әле дип, алмадым. Т.Гыйззәт

Сарыла бару Торган саен күбрәк, ныграк сарылу. Аның тылсымы сезнең керфекләрегезгә сарыла бара. Э.Мөбарәкшина

Сарыла башлау Сарылырга тотыну. Шул чак бая гына юл аша бу якка чыгып җиткән аклы-каралы йонлач мәче, бик күптән күрешмәгән дусты кебек, тере бутафориянең янына ук килде дә, ялварулы тавыш белән мияулый-мияулый, аякларына сарыла башлады. Җ.Юныс

Сарылып бару Берсен дә калдырмыйча рәттән сарылу. Әнә тирә-юньгә күз сал: кызлар егетләрне үзләре кочаклап, муеннарына сарылып бара. Ватаным Татарстан

Сарылып бетү Тәмам сарылу. Ул аяк-кулларын кура җиләге куакларына сыдырта-сыдырта, тигәнәк чукмарларына сарылып бетеп, атау читеннән әйләнде һәм лапас янына килеп туктады. Раз. Вәлиев

Сарылып йөрү Гел сарылу, сарылу гадәте булу. – Артыгын бизәнмисең, егетләргә сарылып йөрмисең, – диде Радик. Ватаным Татарстан

Сарылып калу Ниндидер вакыйгадан соң сарылган хәлдә булу. Килгән саен Фукс бакчасына күтәрелеп караса да, Мирвәли үзенең борчулы күңеленә моңсу хатирә булып сарылып калган очрашуны яңартырга теләми иде. Г.Гыйльманов

Сарылып тору Сарылган хәлдә булу. Ул [Әскәр] командирга күз алдында томан сарылып торуын, күз чокырларының гына түгел, күз алмаларының да авыртып-авыртып китүен сөйләми булдыра алмады. А.Гыйләҗев. Агач күләгәсендә ике шәүлә бер-берсенә сарылып тора иде... С.Зыялы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә