САРЫЛАНУ ф. Сары төскә керү; саргаю. Ал йөзеңә әллә нигә бу чакларда Сарыланып ниндидер бер төс чыккан, ди. Г.Сөнгати. Яктылык отыры күбәйде: башта алсу төскә керде, аннары җете сарыланды. Г.Ахунов. Йолдызлар да артык кайнар яна, ай да сарыланды. Н.Гыйматдинова Сарылана башлау Сары төс керү Сарылана төшү Бераз сарылану; тагын да ныграк сарылану Сарыланып китү Соңгы арада сарылану. Беренчедән, чәче кара түгел, коңгырт, хәтта язларын-җәйләрен сарыланып китүчән, шуңа ул ямьсездер, мөгаен, чөнки, аның фикеренчә, чибәр кешеләр кара чәчле булалар. Ф.Яхин Сарыланып тору Сарыланган хәлдә булу |