САРЫКЧЫЛЫК и. Терлекчелекнең сарык асрау белән шөгыльләнә торган тармагы. Зинира, Альмира, Роза сарыкчылык фермасында эшлиләр. Р.Миңнуллин. Әгәр син сарыкчылык киң җәелгән Кавказ, Урта Азия якларына барып чыксаң, күрерсең: анда көтүченең иң якын ярдәмчесе – эт. А.Расих. Авыл хуҗалыгын тотып торган сарыкчылык юкка чыкты. Ватаным Татарстан |