САРЫК и. 1) Куышмөгезлеләр семьялыгыннан куе йонлы, күшәүче, куштояклы вак йорт хайваны; куй. Бүре сарык туны кисә дә бүре булыр. Мәкаль. Мөбахис мәзиннең кара сарыгы югалгач та шулай була. С.Поварисов 2) Шул хайванның ите. Кымыз эчкәннән соң, ак киез уртасындагы тәбәнәк өстәлгә алтын табак белән бер бөтен сарык китереп куйдылар. Н.Фәттах 3) күч. гади сөйл. хурл. Юаш, булдыксыз, надан кеше турында. Сарык янында батыр, батыр янында сарык. Мәкаль. Сарык булсаң, көтүчеләр дә, үзеңнән көлүчеләр дә табыла ул. Н.Гариф. --- ә инде чынына килсәк, аңгыра сарык кына түгел, дуңгыз чакларың да бар иде [синең, Сәрвәретдин]. С.Поварисов. – Әй, мин дә ир башым белән кыз-хатын исемен төрләндереп авыз чайкыйм, тфү, сарык, – диде [егет]. Н.Гыйматдинова |