САРЫ с. 1. 1) Лимон, көнбагыш чәчәге, бал төсендәге. Көзнең сары, моң төсе Йөрәгемә ярамый. Х.Туфан. Түбәсе сары ефәк белән капланган ике тәгәрмәчле арбасы янында аның егермеләп атлы-кораллы ире тора иде. Н.Фәттах. Аның эчендә кызыл, яшел, сары, тагы да әллә нинди төстәге вак-вак чәчәклекләр бар икән. С.Поварисов

2) Кызгылт коба, сыек коңгырт, төсе уңган җирән; салам төсендәге (чәч, йон, төкләр тур.). Озакламый кырыйдагы ишек ачылды, аннан ак алъяпкыч бәйләгән сары чәчле бер кыз күренде. И.Салахов // Шундый чәчле, шундый йонлы. Тәрәзә алдына яткан сары эт, зур һәм кара күзләрен сөзеп, килгәнне каршы ала, киткәнне моңлы күзләре белән озата иде. Ш.Камал. – Шушы көннәрдә сары бия колынларга тиеш, – диде ир, гаепле тавыш белән. Р.Зәйдулла. Динәләр өстәленә дә сары бөдрә чәчле егет килеп төртелде. Сары егетнең күзләре сыек яшел иде. Н.Гыйматдинова

3) күч. Танылган кешеләр тормышындагы имеш-мимешләр, җәнҗаллар, сенсацияләр турында мәгълүмат бирә һәм чагыштырмача арзан бәягә таратыла торган (вакытлы матбугат тур.). Сары матбугат нәрсә генә язмый?! Шәһри Казан. Шунда ук үземнең сары газетада эшләүче гайбәтче икәнемне дә белдем. Безнең гәҗит

2. и. мәгъ. 1) Сары 1. (1 мәгъ.) төс. Сары матур, сары матур, Сары матур сайласаң. Әллә кайлардан танырмын, Кошлар булып сайрасаң. Җыр. Алар җир йөзендәге кызларның берсенә дә охшамаганча матур, барысы да бер төсле аппактан яки бертөсле сарыдан киенгәннәр ---. Г.Ахунов. Менә алар сарыга буялган бер капка алдына килеп туктый. С.Поварисов

2) мед. Үт пигментының чамадан артык бүленеп чыгуы сәбәпле, тән һәм лайлалы тышчаларның саргылт төскә керүе белән характерлана торган бавыр авыруы; русчасы: желтуха. Сары белән авырып ятканда да, әнисе бу кадәрле үк сөйкемсез түгел иде Ләйләнең. А.Гыйләҗев. Имеш, җиз таска карап утырсаң, сары авыруы кача икән. Р.Хәбибуллина. Әмма, озак та узмастан, Галимҗан Ибраһимов сары белән авырый башлады. Р.Батулла

3) мед. Күзнең карасына саргылт төс биреп тора торган күз авыруы; глаукома; русчасы: жёлтая вода. Озынча күкшел битендә кан әсәре калмаган, күзләренә әллә сары йөгергән шунда, әллә нинди... Г.Бәширов

4) Йомырка агының уртасындагы сары куе матдә. Каен суы белән юды башын Әскәр, гөмбә парында утырды, селте ясап карады, чыпчык күкәенең сарысын туглап, шуны башына бәйләде. А.Гыйләҗев. – Учак янында утырганда, [Алмышның] аягына утлы күмер чәчрәгән. – Ай-яй... Йомырка сарысы сөртергә кирәк иде. А.Тимергалин

Сары авыз к. сары томшык. Әсирлек турында ул сары авызлар нәрсә белә соң, апа? М.Мәһдиев. Сары авызлы Яшь, тәҗрибәсез һәм беркатлы. Шул Кулеша бит инде сары авызлы учительская егетләренә марксизмның беренче әлифләрен танытты, шул бит инде мәктәптәге татар яшьләрен акны карадан аерырга өйрәтте. А.Расих. Сары йорт сөйл. Психикасы какшаган авыруларны дәвалый һәм реабилитацияли торган стационар сәламәтлек саклау учреждениесе; психиатрия хастаханәсе, юләрләр йорты. Сары йортка барганда юлда эшлəнгəн бу мəгънəсезлек – алда, тегендə эшлəнəчəк мəгънəсезлеклəрнең баласы гына булган икəн əле... М.Шаһимәрдәнов. Картлар йортында да, «сары йорт»та да үз уңышлары, үз җитешсезлекләре бардыр. И.Сираҗи. Сары коелу Тәннең сары төскә керүе турында. Бавырмы? Минем бавыр туганнан бирле авырта. Өч тапкыр сары коелды. А.Гыйләҗев. Сары томшык Яшь, тәҗрибәсез һәм беркатлы кеше. Элек, август башларында, Казанга абитуриент кызлар – сары томшыклар килеп тулганда шәп була иде! А.Гыйләҗев. Сары төшү к. сары коелу. Ул ябыккан. Шома маңгаена сары төшкән, шашкын күзләре шашкын елтырау белән елтырый. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә