САРУТ и. бот. Кыяклылар семьялыгыннан терлек азыгы итеп тә кулланыла торган күпьеллык үсемлек; актамыр, күчтәр. Ул тигез җирләрдә сарут, ромашкалар белән баллы бабалар да үсә. А.Гыйләҗев. Авызына капкан сарут сабакларын өзгәләп һәм үлән суының ачысын тоеп, Атнабай беравык сүзсез ятты. Г.Ахунов. Аның янәшәсендә сарут һәм кылган кыякларыннан, үлән төкләреннән талгын искән җилдә аксыл серкәләр оча. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә