САРУ II и. 1) Ашказаны суы чыгу сәбәпле, үңәчнең аскы өлешендә барлыкка килә торган әчеттерү тойгысы, үзәк көю. Кысыла-кысыла, вагончы белән талаша-талаша бардылар, вагоннан чыкканда, икесе дә авызларында әллә нинди күңел болгану, сару кайнау кебек үзгәрешләр сизгәнгә, икесе дә берьюлы лимун берлән чәй эчүне уйладылар. Г.Исхакый 2) күч. Ачуны китерү, эчне пошыру ◊ Сару кайнату к. сару кайнау. Әмма ләкин алабутаның бары үзеннән генә пешерелгән кап-кара «икмәк» ашар өчен бик әче, бик тәмсез, һәм туклыгы да юк дәрәҗәсендә аз. Өстәвенә үзәкне көйдерә, саруны кайната, эчне дә бозып бетерә. Ә.Еники. Башка вакытта Җирәннең тук, тыныч йөзе аның ачуын китерсә, бүген аның кирәгеннән артык шат, ягымлы йөзе саруын кайнатты. Н.Фәттах. Теге эт көянтәсен әйтәм... Йөри эч пошырып. Керә, утыра, тотына сүз боткасы ясап сару кайнатырга! А.Гыйләҗев. Тфү, әстәгафирулла диген, авызыңнан җил алсын, иртә баштан әллә ниткән тузга язмаганнарны сөйләп утырасың, саруны кайнатып. Г.Ахунов. Сару кайнау 1) Үңәчтә көйдерү, ачыттыру тою, һәм тамак төбенә әчкелтем су килү. Иртәдән бирле башы авыртып, саруы кайнап килгән Моратов кызып ук китте. А.Гыйләҗев. Үзем бик сызланам, аяклар-куллар сызлый, нык сару кайный, колак ишетми, күзләр начар күрә. Ф.Бәйрәмова; 2) Ачу килү, ачу кабару, күңел борчылу. Килгән саен, аягымдагы туфләләрне күреп саруы кайныйдыр мескеннең. Н.Гыйматдинова. Шулчак Сабитҗан, хатыныңның телен тый, дип, Айзадәнең иренә җикеренә башлады, ә тегесе саруы кайнап утырган җиреннән кинәт Сабитҗанга ташланып, аны буарга тотынды... Ч.Айтматов. Теге иләмсез җыр тынган: Гөләндәмнең колагы тонып, саруы кайнап, студент егетнең җырын туктаткан күрәсең. Ә.Гаффар |