САРУ I ф. 1) Гомумән нәрсәгәдер чорнау, урау (җепне, тасманы һ.б.ш.). Күкрәге тәңкәле бишмәт кигән, башына ак урамал сарган киленчәк Айбала егетне елмаеп каршы алды. Г.Ибраһимов. Мәрҗани хәзрәтләренең вафатыннан соң, аны кәфенләү, кәфен сару вә күмәргә әзерләү хезмәтләренә катнашты. Гасырлар авазы

2) Киләп ясау өчен, киләп агачына чорнау, урау (җепне). Авыз эченнән йомшак кына көйли-көйли, йомгакка уралган җепләрне киләпкә саруын, тулып килгән җеп басмасын үстерүен дәвам иттерде [Сәйдә]. С.Рафиков

3) Пәрәвез җебен таратып беркетү (үрмәкүч тур.). Юрган астындагы ябык гәүдә аны күрүгә кымшанып куйды, пәрәвезләр сарган сары йөзендә елмаю чалымы сизелде. Р.Зәйдулла

4) Берәр җиргә җыелып урнашу, туплану (һ.б. тур.). Күч әкренләп түбәнәя төште. Кая да булса туктап сарырга җыена бу, диде карчык. Г.Галиев. Шау чәчәктә утырган юкәләрне меңләгән бал кортлары сарган, алар күңелле генә бызлап чәчәк төпләрен тикшерәләр. А.Гыйләҗев. Идәндә теткәләнгән линолеум, чебен сарган, мыжлап яталар... Ш.Галиев

5) Бик күп һәм куе булып тору, еш урнашып һәм бик ишле булып үсү (үсемлек, җимеш, яфрак һ.б.ш. тур.). Нинди яме булсын алмагачның, Ак чәчәкләр аны сармагач! М.Җәлил. Ауган ташлар да бар анда [зиратта]. Язуларын яшел мүк сарган, кырып чистартмыйча аерырлык түгел. М.Рафиков

6) Урап, чолгап, әйләндереп алу; күп булып җыелу (ишле төркем тур.). Кешеләр Якупны сарып алдылар һәм төрле сораулар белән күмеп ташладылар. И.Гази

7) Күп булып куну, ябышу, утыру (тузан, кар, корым кебек нәрсәләр тур.). Идел буе алмагачларының тамырына, үзәгенә үтә торган, эчке кат тәрәзәләргә тиклем кат-кат зәңгәр сыкы сарган гыйнвар таңы иде. А.Гыйләҗев. Карт авыз тирәләрен, сакал-мыекларын сарган тир бөрчекләрен кул аркасы белән сөртеп алды. А.Хәлим. Юл читендәге бәс сарган куаклар ап-ак учаклардай күккә талпынырга җыена төсле. Р.Зәйдулла. Әнинең буркиларына бозланып кар сарган. М.Кәбиров

8) Томалап-каплап алу (томан, болыт кебек нәрсә тур.). Зәй буен сарганда күк томан, Хуш исле гөлбакча эчендә Балкый ул [Әлмәт] йолдызлы күк сыман. Э.Мөэминова. Болары [очкычлар] машиналардан да күбрәк, кояшны каплап, бөтен күк йөзен сарган, аркылыга-буйга тыз-быз чабыша иде. Н.Гыйматдинова

9) күч. Зур көч белән тәэсир итү, биләп алу (хисләр тур.). Иң элек почмаклар караңгыланды, Нурулла күкрәгеннән акрын-акрын ташып чыккан хатирәләр өй эчен сарды, стенада аның иләмсез шәүләсен уйнатып, ут чожылдап бөтенләй сүнде. А.Гыйләҗев. Сагыш сарды инеш үзәнен. Д.Йосыпова

Сарып алу Тиз арада һәм тулысынча сару. Җыелганнар, өстәл-урындыкларын калдырып, аларны сарып алдылар. А.Гыйләҗев. Яр буйларын куе тал, камыш сарып алган, өстен калын боз каплаган Сары суның ике ягында да тигез, ачык далада берничә көн эчендә йөзләгән, меңләгән өйләр калкып чыкты. Н.Фәттах

Сарып бетерү Тәмам бөтен ягын сару. Бәләкәй, тар юл. Бака үләннәре сарып бетергән үзен. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә