САРТ и. бор. һинд. Элек-электән Урта Азиядә утрак тормыш алып барган һәм хәзерге үзбәкләр составына кергән халык һәм шуның бер вәкиле. --- мыексыз җегетләр артындин селәгәйләрен агызып йөргән сартларга ияреп, безнең татарлар хатыннарына бөтен мәхлукат файдаланган якты кояшны күрсәтү хәрам дип тә талаштылар. Г.Тукай. Казан ягыныкы без, авылыбыз белән шуннан дисәң дә ярый, бер-ике Бохар сарты бар да, ике-өч төтен себерләр бар, үзебезчә сүләшәбез! А.Гыйләҗев. Соңыннан бу дәүләткә кергән төрле төрки кабиләләр – барласлар, карлуклар, сартлар, дөрбәннәр һ.б. – үзбәк дигән исем белән тарих сәхнәсенә менә. Р.Зәйдулла |