САРКУ ф. 1) Берәр нәрсә аркылы әз генә үтеп чыгу; әз-әзләп кенә агып чыгып тору. Бүген исә, күңелемдә нидер өзелгәнен --- белеп, туктаусыз сызланып утырганда, теге чактагы яраларымнан һаман кан саркыганда, нигә бу шалтыравык мактау сүзләре?.. А.Гыйләҗев. Сукыр күзләреннән саркып кына чыккан бер тамчы яшь керфекләренә эленеп калды. Г.Галиева. Бер почмакта аунаган өч аяклы нәни казанны алып килдем (ул борынгы илтәбәрнеке иде!) аңа стенадан саркыган суны җыеп салдым. Р.Зәйдулла. – Нефть саркымый инде... – диде Таймас. А.Тимергалин

2) к. сарыгу. Сукыр лампага ут кабызып, саркырга куйган чабатамны мич авызыннан барып алдым. А.Гыйләҗев. Водокачка янындагы кояшка караган яр башы саркып кибә башлагач та, без шунда кузна уйнарга тотына идек. Ә.Еники

3) күч. Аз гына, сизелер-сизелмәс, беленер-беленмәс булу (аваз, тавыш тур.). Саркыгандай гына моң кинәт актарыла башлады. М.Хуҗин. [Нуриянең] күзләрендә Солтанны кызганудан моң саркып чыккан иде. Г.Ахунов // Нәрсәдер аркылы бик зәгыйфь кенә үтү (яктылык һ.б.ш. тур.). Кечкенә такта сараена тәрәзәдән яктылык саркыгач, сукыр лампасының филтәсен баса да тагын яңа эшенә тотына [Талип]. Н.Гыйматдинова. Яртысы карындык белән капланган бәләкәй тәрәзәдән беленер-беленмәс кенә таң яктысы саркый иде. Г.Ахунов

Саркый башлау Саркырга тотыну. Аннары ул урыннардан кан саркый башлый иде. Ватаным Татарстан

Саркый төшү Бераз сарку; тагын сарку. Төнлә су саркый төшәр, иртәгә иртәрәк кыймылдарбыз. Казан утлары

Саркып бетү Саркуыннан тәмам туктау. Эремчек инде саркып беткәндер, җитмәсә карты да монда утыра, күршеләрнең эте кереп, җәймәгә үрелсә, нихәл итәрсең... М.Мәһдиев

Саркып тору Гел, һәрвакыт яки хәзер сарку. Сыдырылган, кан саркып торган кулларым белән шул салкын диварга тотынып, капшана-капшана, ишек эзли башладым. Р.Зәйдулла. Матрицаның кәрәзләреннән бал түгел, агу саркып тора һәм ул урамдагы такырбашларның кыргый явызлыклары һәм түрдә утыручыларның мәкерле гамәлләре булып бәреп чыга. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә