САРКАЗМ и. гр. Усал, ачы ирония; каһкаһә. Бу күренешкә каршы ригаясез сатира, үтереп ташларлык сарказм, ачуланган памфлет кирәк иде. Г.Халит. Юмористлар табигатьтә еш очрыйлар, сатириклар шактый сирәк, каһкаһәчеләр, ягъни сарказм белән көлүчеләр, бөтенләй юк дәрәҗәсендә кимеде. Р.Батулла |