СА’РЖА и. лат. 1. Аркау-буй җепләре кыйгач, диагональ юнәлештә үрелеп тукыла һәм гадәттә астар өчен кулланыла торган тукыма. Кара төстәге саржа дигән тукымадан, эченә мамык кыстырып тегелгән иде ул. Татарстан яшьләре

2. с. мәгъ. Шундый тукымадан тегелгән, эшләнгән. [Хатын] көрән саржа плащ кигән иде. Н.Фәттах. Дәреслекләр тутырган, инде почмаклары ашала башлаган иске сумкасы, үткән ел ук төпләнгән киез итеге, билен чак кына каплаган зәңгәр сырмасы, ак читле көрән шәле, кара саржа күлмәге һәм яшел йоннан бәйләнгән кофтасы. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә