САРГЫЛТСУ с. к. саргылт. [Журналның бу номеры] сугыш елларындагы начар сыйфатлы саргылтсу кәгазьгә басылган. Буявы шактый тонык иде. А.Шамов. Чишенгәч, бүген ул да, башка кызлар кебек, өстәлендәге көзгесен алып, үзенең йөзен карады: саргылтсу кашлар соргылт күзләрен асларына яшергәннәр, яңаклар заводтагыга караганда суырыла төшкән, яңак сөякләре калкыбрак чыккан. А.Алиш |