САРГЫЛТЛАНУ ф. Саргылт төскә керү, саргылт төсмер өстәлү. Җылы бүлмәдә 2–3 көн торуга су чиста калса, үзагач имин кышлаган дигән сүз, ә инде саргылтланса, башка берәр төскә керсә, агач яшәүгә сәләтсез була. Бөгелмә авазы

Саргылтлана башлау Саргылт төсмер алу

Саргылтланып китү Кинәт саргылтлану. Диңгез төрле төсләргә кереп уйный: әле саргылтланып китә, әле карасу зәңгәр төскә керә. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә