САРГЫЛТ с. ким. 1) к. сары. Сабан басуы дип аталган кырларның күренеше бик гүзәл иде: солы, карабодай вә тары үсеп утырган кырлар күзләргә кызгылт, аксыл, саргылт төсләрдә күренәләр иде. М.Акъегет. Өй эче җыештырылган, идән кыргычлап юылган – түшәмгә кадәр саргылт яктылык сирпеп тора. Р.Зәйдулла 2) Башка бер төскә берникадәр сары төсмер кушылуын белдерә. Учма ташлаганда, эсседән саргылт зәңгәр төскә кергән күк йөзенә, бик ерак бер читтә хәрәкәтсез асылынып торган ап-ак болыт кисәгенә күз төшереп алалар да: – Һай, шул болытны безнең турыга гына элеп куярга! – диешәләр. Г.Бәширов. Еракта, кар диңгезендә, саргылт соры булып утырган ул баганадан сискәнеп, буранда атлар да пошкыралар иде. М.Мәһдиев |