САРГАЮ I ф. 1) Сарыга әйләнү, сары төс алу. Әйтәм җирле Гыйззелбәнаттәнең миче бер дә саргаймый, акшарына синке кушадыр, мөгаен... Г.Галиева. Күптән түгел котырып бер яңгыр явып үткән иде үтүен, шуннан соң көеп саргайган таулар да яшелләнеп китте, бәрәңгеләр дә көч-хәл алды. А.Хәлим 2) Ябыгудан төссезләнеп, сары яки саргылт төс куну (тәнгә, кешегә һ.б.га). Аның яме киткән, төсе балавыз кебек саргайган, күзләре төпкә баткан ---. Ш.Камал. [Эшчеләрнең] берничә ел шунда эшләгәннәренең каннары суырылып, келәт астында үскән зәгыйфь, саргылт үләннәр кебек булып калганнар, йөзләре саргайган, күзләре эчкә батып кергән. М.Гафури. Аста Талсылуны югалту хәсрәтеннән саргайган Тал-әнкәне, Курай-малайны үстергән куралы бакчаны, Тәгъзимә әбинең йортын күреп алдылар. Р.Хафизова 3) күч. Бик кайгыру, борчылу, тынычлыкны югалту. Әнкәй белән сез булмасагыз, әллә кайчан саргаеп үлгән булырыем инде мин. Г.Галиева. Аның өчен күпме кыз саргайды бит. Ә ул һаман – Сәлимә дә Сәлимә. Р.Сәлим. Ул [бөкре егет] кибә, саргая, җае килгән саен, кызның итәкләрен үбәргә теләп, аның алларына тезләнә. Ф.Әһлиуллина Саргаеп бетү Тәмам, тулысынча саргаю. [Китаплар белән кулъязмаларның] Күбесе инде кояшта ята-ята саргаеп беткән. И.Салахов. [Исмаилнең] кипшегән юка ирен читенә саргаеп беткән юеш тәмәке төпчеге ябышкан иде. А.Гыйләҗев. Алты көнне үткәрә алмый саргаеп бетте. Г.Мөхәммәтшин Саргаеп килү Соңгы вакытта саргаю. Арышлар саргаеп килә. К.Тимбикова Саргаеп китү Кинәт саргаю Саргаеп чыгу Тиз арада һәм тулысынча саргаю. Юкә кайрысы кебек саргаеп чыккан тимер куллары кылыч орышында да, ук бәйгесендә дә үзенә тиңнәрне белми. В.Имамов Саргаеп яту Бик озак саргаю процессында булу. Шихуанди сарайларында ун меңләгән, йөз меңләгән яшь кызлар, сөйгән егетләреннән аерылып, кайгыдан-сагыштан саргаеп яталар. Н.Фәттах Саргая бару Торган саен ныграк саргаю. Тавык, саргая барып, әтәч артыннан китеп барды. Р.Сәлим Саргая башлау Саргаерга тотыну. Колхозның дулкынланып утырган куе, атка атланган кеше керсә дә күренмәслек ашлыгы урынына вак кына, әле баштан ук очлары саргая башлаган башакларын селкетеп, Шакирның ашлыгы утыра иде. М.Җәлил. Өй түрендәге миләш ботагында чыпчыклар тирбәнә, читәннәрдә саргая башлаган колмак тәлгәшләре эленеп тора. Г.Ахунов. --- үлән ат дугасын күмәрлек булып, котырынып үскән, бүген-иртәгә чалгы тидермәсәң, саргая башлаячак иде. Н.Гыйматдинова Саргая төшү Тагын да ныграк саргаю; бераз саргаю. Кыр өсте тагын да саргая төшкән, ул кызуга әлсерәп, мең төрле нечкә авазлар белән чыңлап тора. Г.Бәширов. Гали абзыйның ябык һәм авырудан бераз саргая төшкән йөзенә кызыллык йөгерде. Г.Әпсәләмов |