САРГАЙТУ ф. 1) Сары төскә кертү; сарыга буяу. Минневәлинең авазы һәм тояк тавышлары бергә бутала, тузан болыты каурый болытларны саргайта. Р.Бәшәр. Башта яфрак очларын саргайтты, аннары сабагы да сагыштан зар булган кеше төсле сыгылып төште... Г.Гыйльманов. [Хәмидә] алтынга манып саргайткан көмеш тәңкәләр тезеп ясалган калфагын янына алды. М.Гафури

2) Корыту, сулдыру. – Чәчәкнең суын алмаштырдыңмы, Сылу? – Файдасы әз, хлорлы су тиз саргайта. Н.Гыйматдинова

3) Ябыктырып үз табигый төсен алу, төссезләндерү яки саргылт төскә кертү (авыру, кайгы һ.б. тур.). Чит илләрдә кайгым, сагышларым Саргайттылар күркәм йөземне. С.Сүнчәләй. [Бизгәк] һаман килә дә тота, килә дә тота. Яхшы ук мине саргайтты, киптерде дә, ябыктырды да инде. М.Җәлил. Җаббар абзый сәкедә авырып ята иде. Сап-сары булып саргайган, күзләре эчкә баткан. Ә.Фәйзи

4) күч. Кайгыга, борчуга салу, тынычлыктан мәхрүм итү. Кайт әле монда ватанга, кайт әле, саргайтмәле! Г.Тукай. «Газзәбануыңны да, Хафизыңны да башка болай саргайтма инде», – дигәннәрен дә Маһирәгә күп ишетергә туры килде ул көнне. Г.Галиева. Бер елы, бер көне дә саргайта аның. Г.Гыйльманов

Саргайта башлау Саргайтырга тотыну. Хәлим ---, көзге кырау саргайта башлаган беренче чирәмлекне сайлап, атлап килгән уңайга торна баласын читкәрәк куйды да йөзтүбән капланды, аннары, башын күтәреп, аланлыкның аргы башына күз салды. Г.Гыйльманов

Саргайта төшү Тагын да саргайту; бераз саргайту

Саргайтып бетерү Тәмам саргайту. Җылылык торбаларын саргайтып бетерүеңә түздем, ызба уртасына җеп сузып, искеләр элүеңә бер сүз дәшмәдем. Д.Булатова

Саргайтып җибәрү Бераз саргайту



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә