САРБАЙ и. сөйл. 1) Токымсыз, гадәттә сары, авыл этләренә бирелә торган кушамат. Бер этебез Акбай, бер этебез Сарбай. Г.Бәширов. Сарбай өй нигезенә терәлеп ятты. М.Хуҗин. Моның исеме – Сарбай, көтүче Камалинең эте. Ф.Яхин

2) күч. Гомумән эт, маэмай. Үзең сарык булгач, көтүчең сарбай булганга үпкәләмә. Мәкаль. Кузгалдык, җәмәгать, без эшлисе эшне озын койрык сарбай килеп эшләмәс. Г.Ахунов. Ач этләрне ябып аранга, Кимерелгән сөяк ташладылар: «Сыйланыгыз, – диеп, – сарбайлар!» Р.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә