САРАФАН и. фар. 1) Элекке рус авылларында хатын-кызлар кия торган киң итәкле җиңсез озын күлмәк. Серафима Ниловна – аз сүзле хатын. --- Өстендә бөрмәләп теккән озын сары сарафан, сүзләре дә бер үк: «Добрый день – до свиданья!» Г.Ахунов. Ишегалдына кереп, тарантаслардан төшүгә, безне киң итәкле озын сарафан кигән, тулы гәүдәле, ак чырайлы чибәр генә хозяйка-марҗа ачык йөз белән каршы алды. Ә.Еники. Өстенә сарафан кигән Кар кызы кызлар белән бергә урманга барырга әтисеннән рөхсәт сорый. Ф.Әһлиуллина

2) Җиңсез хатын-кыз күлмәгенең зур изүле, якасыз фасоны. Коридор башыннан кинәт бакыр төсле шәрә аяклар, шәрә беләкләр килеп чыкты, үтә кыска кызыл сарафан күренде. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә