САРАНЧА и. Турыканатлылар өссемьялыгыннан көтү-көтү булып бер урыннан икенче урынга күчә һәм авыл хуҗалыгы чәчүлекләренә зур зыян китерә торган чикерткәгә охшаш корткыч бөҗәк. Кайдадыр Себер ягында әсирлектә яткан чехлар баш күтәргән, ак генераллар белән сүз берләштереп, алардан корал алып, саранча явы кебек, Мәскәүгә ашкыналар икән. Г.Ахунов. Кап-кара ялтыравык каурый. Кыр тычканы, саранча Ул [кара карга] якынлашкач калмый. А.Җамалиев. Авы уңышсыз барганда, [юлбарыс] бака, тычкан, хәтта саранчалар да тота. Хайваннар дөньясы: имезүчеләр

Саранча кебек Тиз арада күбәеп һәм берни белән дә санлашмыйча. Алар үрчегәннән-үрчи бара, саранча кебек бөтен эстраданы басып ала. Р.Миңнуллин. – Юлындагыны саранча кебек юкка чыгарып баручы инвестор бит ул, безне дә шул көн көткәне ике икең дүрт булган кебек гади аңлашыла, – диләр. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә