САРАНЛАНУ ф. 1) Саранга (1 мәгъ.) әйләнү. [Кунакка чакырмаган байлардан зарланучы хәзрәт:] Бу елларны алар да саранландылар, чакырмый башладылар. Ш.Мөхәммәдев. Аллаһы аларга рәхмәтеннән байлык биргәч, саранландылар, ул байлыкның хакын чыгарудан баш тарттылар. Безнең гәҗит

2) Саранлык күрсәтү; нәрсәнедер бирергә кызгану. Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга, Гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без. Г.Тукай. Күршеләргә дә тавыктан өлеш чыгармый булмас, сине, хатыныңны мактап торалар икән, саранланып эш чыкмас. А.Гыйләҗев. --- саранлансам юлым уңмас дип, чирәмгә куш учы белән кызыл билле прәннек сибеп җибәрде [Габбас мулла]. Г.Ахунов

3) күч. Юн. килеш. сүздән соң килеп, шунда әйтелгәнне теләр-теләмәс эшләүне, тыйнаклык күрсәтүне белдерә. Ул миңа гел язып тора, мин дә хатка саранланмыйм. И.Гази. [Исхак] Элеккегә караганда сүзгә саранланды, кырыслыгы артты. А.Гыйләҗев. Аларны илле алты яшьлек чал чәчле шагыйрь абыйсының инде хисләргә саранланган ялкау күңеле, чык бөртекләрен сандугач иртә таңда эчкәндәй, үзенә җыя бара. Ф.Яхин

Саранлана бару Торган саен саранлану. --- кояш яктысы юан кәүсәле карамаларның калын ябалдашлары каплаган туплауның кара көзгесендә куерып, саранланганнан-саранлана бара. А.Хәлим

Саранлана башлау Саранлык билгеләре сизелү. Өлкәннәр куркучан, шикләнүчән була, саранлана башлыйлар. Кәеф ничек?

Саранланып бетү Тәмам саранлану

Саранланып калу Ниндидер бер вакыйгадан соң саранлану. Нәрсә булды соң әле малайга? Юл маҗараларын рухланып сөйләде дә, кабер турында сүз чыккач, саранланды да калды. Р.Төхфәтуллин

Саранланып китү Кинәт яки соңгы вакытта саранлану. Шуңа күрә ата-ана өлкән баланың кинәт саранланып китүенең сәбәбен аңламый. Ватаным Татарстан

Саранланып тору Гел, һәрвакыт яки билгеле бер вакытта саранлану. Куанычым зур булганга, саранланып тормадым – кичер мине, изге анам! Н.Фәттах. Укучыларыбыз хатларыннан күренгәнчә, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә губернаторлар, --- вәгъдәләр биргәндә, алай саранланып тормыйлар, ләкин соңыннан барын да җиңел генә оныталар. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә