САРАНА и. бот. Лаләчәләр семьялыгыннан күпьеллык суганчалы үсемлек, суганлы лалә, бөдрә лалә; русчасы: саранка. Сарана төбендә суган ятыр. Мәкаль. Кылганнар арасында тамак ялгарлык бернинди үлән әсәре – кымызлык, кузгалак, балтырган, сарана, җиләк сыман нәрсә күзгә чалынмады. А.Хәлим. Кыңгырау чәчәкләрен, сарана, дельфиниум, кыргый гладиолус, тубылгы чәчәкләрен күреп сөенәбез. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә