САРАН с. 1. 1) Башкалардан әйберен кызганучан; бернәрсәсен дә кулдан җибәрмәскә тырышучан; карун. Күрше авылда бик саран, эшлекле, таза тормышлы бер кеше бар иде. М.Мәһдиев. Иң саран кеше дә кешегә киңәшне юмарт бирә. Ш.Галиев

2) күч. Үтә гади, күзгә бәрелеп тормаган, ярлы. Табигать матурлыкларын кече яшьтән ана сөте белән үк тоеп үскән кешеләр өчен шул саран гына күренешләр дә җитәрлек иде. Г.Ахунов

3) күч. Җитәр-җитмәс булган, бик аз, зәгыйфь. Кабаклары шешенке күзләре ачылмый гына, Әскәрнең такырлана башлаган киң маңгае өстәл лампасыннан төшкән саран яктылыкта җансыз балавыздай ялтырый, сәмих сагызы төсле куе төкереге ап-ак батист мендәргә тамган. А.Гыйләҗев. Шушы саран мәгълүматлар буенча, Икенче планетадагылар, Җирдә шактый алга киткән цивилизация бар, --- дигән нәтиҗәгә килгәннәр. А.Тимергалин

4) Сирәк, әллә нигә бер генә була торган (күз яшьләре, яңгыр тамчылары тур.). Тирә-яктагы бу чын җанлылык, ябык, саргайган йөзләрдәге саран куаныч яшьләре, --- эшчән кулларның кайтуы Исхакның арыганлыгын бөтенләй оныттырды ---. А.Гыйләҗев. Дәрига башта малае Хәялине танымыйча торган иде, аннары елап та, күзләренең саран ачы яше аша көлеп тә җибәрә иде. М.Хуҗин

5) күч. Юн. килеш. сүздән соң килеп, шунда әйтелгәнне теләр-теләмәс эшләүне яки артык тыйнаклыкны белдерә. Басынкы, сүзгә саран иреннән шундый сүзләр ишетер көне дә бар икән Нурдидәнең! А.Гыйләҗев. «Яратам» дигән сүзне борчак урынына сипте Алмабикә. Әмма Галимҗан аңа саран иде. С.Поварисов

2. рәв. мәгъ. 1) Сиздерер-сиздермәс кенә. – Менә бу чын большевикларча! – дип, саран гына елмаеп куйды Сталин. С.Поварисов. Үз кабинетында гына кабул итәргә күнеккән кибар түрә кебек башын кагып куйды, керергә ишарәләп, [Камил] уң кулын саран гына изәде. Р.Зәйдулла. Менә юлны урталай кисеп, саран гына саркыган суы белән җирне юешләтеп яткан Тукмак Кулы чишмәсе аша чыккач, юл тауга таба үрли башлады. А.Хәлим

2) Саранлык белән, кызганып кына; бик аз. Табигать мондый бүләкләрне бик саран өләшә. А.Тимергалин. Безнең ата-бабага да шушы җир ипи ашаткан ашатуын. Тик ул чагында бик назландырып, бик саран ашаткан. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә