САРАЙ II и. рус < фар. 1) Өлешчә яки тулысынча ябык лапас һ.б.ш. хуҗалык каралтысы. Бу йорт үзе кечкенә булса да, тактадан башы, анбары вә төзек сарайлары иясенең иҗтиһадлы-тырыш вә хезмәт сөючән адәм идегене күрсәтерләр иде. М.Акъегет. Сарай тирәсен дә ныгытасы бар, улак башындагы почмактан су да үтә, түбәне ябарбыз! Эш күп! А.Гыйләҗев. [Нәфисә шүрәле сынын] Я мичкә ягар дип, утын сараена үзем чыгарып куйдым. Р.Зәйдулла 2) Бурап, күбесенчә идәнләп эшләнгән абзар. Ике айгырны бер сарайга япмыйлар. Әйтем. Тавыклар өчен сарай корырга [булдык]. Ә.Айдар. Бүлмә дип атарга тел әйләнми хәтта, авылдагы сыер сарае аннан чистарак. Безнең гәҗит |