САРАЙ I и. фар. 1) Архитектурасы белән гади йортлардан аерылып тора торган зур, иркен заллары булган зиннәтле бина. Шул кыйшайган мәктәп аңар бик газамәтле бер бина, бер сарай, бер мәркәз төсле тоела. Ш.Камал. Сарай иде микән, чиркәү микән Менә шушы гөмбәзле бина? Х.Туфан. Шулай да баштук алтын сарай вәгъдә итәргә ярамый. С.Поварисов

2) Патшалар, идарәчеләр, дәүләт башлыклары яши торган зур йорт. Бәк сараенда йокламыйлар иде. Сарай каршындагы мәйданда учак яна, кызгылт ут шәүләсе тәрәзәләргә төшкән. Р.Зәйдулла. Хан сарае тирәсендә еланнар күбәйгән. Г.Тарханова

3) Җәмәгать оешмалары урнашкан зур бина. Спорт сарае яныннан тагын трамвай борылды. А.Гыйләҗев. Яшь галим Рэй Олдридж Никах сараена барырга әзерләнә иде. А.Тимергалин

4) күч. Монархияле дәүләтләрдә: монархтан һәм аның якыннарыннан торган даирә. Хәлифә, шагыйрьне ишеткәч, һәр якка эзләүчеләр җибәрде. Җәгъфәрне сарай шагыйре итмәкче булды. Г.Тукай. [Таһир:] Күптән түгел сарай киңәш итте... Хөкем итте мине асарга. Ф.Бурнаш. Хак булса, Әби патша җәй көннәрендә, бәрәңге чәчкә аткан чорда, үзен уратып алган сарай кызларына чәчләренә бәрәңге чәчәкләре кадап килергә куша торган булган, ди... А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә