САПЛЫК и. 1. Нәрсәгә дә булса сап итеп ясарга яраклы яки сап итеп ясар өчен билгеләнгән агач, металл һ.б. төрле материал. Ул [Нәуширвән карт] рәхәтләнеп көлеп җибәрде, бүкән өстенә куеп юна башлаган себерке саплыгын, янәшәдәге тавыкларны куркытып, йомычка өеменә ыргытты. Г.Ахунов. Ихсан кармак саплыкка дип кискән озын таякны такта сарай эченә кертеп куйды, аннары гына йөкне бушатырга кереште. М.Хуҗин

2. с. мәгъ. Нәрсәгә дә булса сап итеп ясар өчен билгеләнгән, сап ясарга яраклы. Саплык тал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә