САПЛЫ с. Сабы, тоткасы булган; сапланган. Зарифның баскыч төбенә чыгып, кулындагы озын саплы агач чүмечне әйләндергәләп торуын күрүгә, егетләр бер-берсенә күз кысып, серле генә елмаештылар. Г.Галиева. Казанның да төрлесе була ич. Бер төрлесе саплы, учакка асышлы, сылап куела торганы да бар... А.Тимергалин. Күзлекле кеше, кесәсеннән саплы зур тарак алып, озын чәчләрен рәтләде. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә