САПЛА’У II ф. 1) Энә, соса һ.б.ш. нәрсәне җепле итү, аңа җеп кидерү, күзләү. Әле мин сезнең ничәү икәнегезне күрү түгел, теләсәм, энә саплап җөй тегәм... М.Галәү. [Станок] кызу-кызу эшли. Сосаларны да кулга алып тору юк: автоматлар үзләре саплыйлар. Азат хатын // Җеп кебек нәрсәне энә күзе һ.б.ш. нәрсәгә кертү, кидерү. Боларны син болай ит, түтиңкә: инәгә беләк буе җеп сапла. Г.Ахунов. Хәер, ачык җирләрдә энә сапларлык якты иде әле. А.Тимергалин. Аннары ул, изүеннән инәсен алып, яңа җеп саплады да командирга эндәште. А.Шамов

2) Тоташтыру, ялгау, сабу. Һәнүзәнең йон оегына баш саплыйм, дидең. Смәтри, кыш җитәр. Н.Гыйматдинова

Саплап алу Тиз арада саплау

Саплап кую Алдан ук саплау

Саплап тору Саплау белән шөгыльләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә