САПЛА’У I ф. Сап (1 мәгъ.) ясап кую. Печәнгә төшәр көннәр якынлашып килә: Зартугай халкы, ашыга-ашыга, чалгы саплый, тырма ясый, тәкә симертә. Г.Ахунов. Ул [бабай] тирә-күршеләрнең вак-төяк гозерен үти: я көрәк-сәнәк саплый, я чалгыдыр, пычактыр ише әйберләр кайрый. Н.Гыйматдинова

Саплап кую Алдан ук саплау. Кризис «калдыгы»н күмәргә Саплап куйдым зур көрәк. Безнең гәҗит

Саплап тору Гел, даими саплау яки хәзер саплау процессында булу

Саплап утыру Саплау процессында булу. Имәннән балта саплап утыручы малайларны орыша иде Мирсалих абый. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә