САПЛАМ и. Бер тапкыр сапларга җитәрлек җеп. Көн китә, атна китә, ай китә, ел китә – бер саплам җир китә. Әкият. Бер саплам җеп алды да аны хатынының маңгае турысыннан башына урады, аннары колаклары турысыннан җепкә билгеләр ясап, ике өлешкә бүленгән шул җепнең һәр ике яртысын бер-берсе белән үлчәп-чагыштырып карады. М.Галәү. Җәйге төннең озынлыгы бер саплам җеп кебек кенә икән! Р.Муллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә