САП- [с] авазына башланган кайбер сыйфатларның артыклык дәрәҗәсен ясый торган кисәкчә. Каршы тавы, сап-сай инеше дә Түгел дә соң хәйран калырлык. Ф.Галиева. Аннан башын түбән игән көе, [Кәрим] әкрен генә кыймылдап, сап-салкын будкага керде. Л.Шафикова. Ай сап-сары: алтын күптер анда, Уран күптер таулар-ташларда... Х.Туфан. [Карчык – улы турында:] Сап-сау көенчә суга китеп үлде. М.Гафури. Кем көтсен хәзер сихәтле, сап-саф кымыз! Р.Ханнанов |