САП и. 1) Төрле коралларның кулга тота торган өлеше, тотка, тоткыч. Каган, тезләнеп, изге кылычның бакыр сабыннан тотты. Н.Фәттах. Германрих король хәнҗәр сабын ике кулы белән кысты һәм тынып калды. М.Хәбибуллин. Чемодан саплары уч төбенә кара-зәңгәр эзләр сыза, чемоданнар, кулны гәүдәдән аерып алырга теләгәндәй, аска тарталар. А.Гыйләҗев

2) Кайбер коралларның эш башкара торган элементын беркетү таягы. Ук сабы, сөңге сабы ясарга шул яхшы каенлыктан каен кисәргә рөхсәт сорадылар. Н.Фәттах. Көнләшеп, төннәр буе каләм сабы кимереп утырып карый, мең бит кәгазь пычрата – шигырь барыбер язылмый. А.Гыйләҗев

3) сөйл. Үсемлек сабагы. Сары, сары, сап-сары, Сары чәчәк саплары. Җыр. Нәзек кенә үлән саплары кояшка таба сузылдылар. Ф.Әмирхан. Ишетәм дип, Иркә шунда егеткә таба чәчәк сабы сыман сузылды, кабатлап әйтәм диярәк, Мәсгуть исә кызга авыз сузып якынайды. Ф.Яхин // Яфрак сабакчасы. Яфрак сабакта ян урын алып тора, гадәттә, ул яфрак җәймәсеннән һәм яфрак сабыннан тора. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә