САҢГЫРАУЛЫК и. 1) Саңгырау (1 мәгъ.) булу; чукраклык. Уйламый уку – аңгыралык, укыганда икенчене уйлау – саңгыраулык. Мәкаль. Гариплек, сукырлык, аяксызлык, кулсызлык, саңгыраулык темаларын олыдан куптарырга бер генә татар иҗатчысы да җөрьәт итмәде шикелле. Р.Батулла 2) Саңгырау (3 мәгъ.) булу. Сүз башындагы [б] авазы саңгыраулык элементы белән әйтелә: пара – бара. Татар халык сөйләшләре. Яңгыраулыкта-саңгыраулыкта охшашланган сүзләргә мисал китерү кирәк иде. Мәгърифәт 3) күч. Ишетмәү, ишетмәмешкә салышу, колак салмау, битараф булу хәле. Хикмәт һич тә саранлыкта гына түгел, ә саңгыраулыкта, сукырлыкта, җайсызлыкта. Ә.Баян. Аның еллар буена чигерелеп килүен бюрократиянең таш бәгыре, сәяси саңгыраулыгы белән генә аңлатып буладыр. Ш.Галиев. Саңгыраулык, битарафлык чире тагын да хәсрәткә батыра, кыйммәткәрәк төшерә. Н.Хәсәнов |