САҢГЫРАУЛАШУ ф. лингв. 1) Тарихи үсеш чорында саңгырауга әйләнү (авазлар тур.). Кыпчак төркеменә кергән телләрдә сүз башындагы тартыклар саңгыраулаштырылалар. Ватаным Татарстан 2) Билгеле бер позициядә саңгырау булып әйтелү (авазлар тур.). Сүз азагында килгән [б] һәм [д] авазлары, татар теленең фонетик законы буенча, саңгыраулаша. Ш.Рамазанов. Сүз һәм иҗек ахырында килгәндә, җ хәрефе белдергән яңгырау тартык саңгыраулаша: Минһаҗ, иҗтиһат ---. Р.Шәмсетдинова |