САҢГЫРАУЛАТУ ф. йөкл. юн. 1) Ишетү сәләтен начарайту. Берсе – үземнән ун метр чамасы арада ярылган снаряд тавышы – бөтенләй тондырды, саңгыраулатты. Х.Мөҗәй. Үзебезнекеләр – үз кешеләребез кыйнап саңгыраулатканнар, сул кулының ике бармагын сындырганнар. Н.Әхмәдиев. Әче музыка тавышы колакны саңгыраулата иде. Н.Гыйматдинова

2) Саңгырау итү (авазны). Хикмәт шунда: безнең якта, [з] авазын саңгыраулатып, «бед бадарга барабыд» дип сөйләшәләр. М.Маликова

Саңгыраулата башлау Саңгыраулатырга тотыну. – Музыкагыз саңгыраулата башлады, китәм мин, – диде дә чыгып та йөгерде кыз. Казан утлары

Саңгыраулатып ташлау Кинәт саңгыраулату. Әнвәргә зыяны тимәде, әмма бик каты саңгыраулатып ташлады. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә