САҢГЫРАУЛАНУ ф. 1) Саңгырауга әйләнү, ишетми башлау. Шушы гөмбә череген, кич ятканда, колагыңа өрдер. --- Колагың саңгырауланыр. М.Мәһдиев. Кара әле, әллә саңгырауланган инде бу? Ф.Дәүләтбаев

2) Саңгырау булып кылану

3) Саңгырауга (2 мәгъ.) әйләнү, басынкы, тонык ишетелә башлау (төрле тавышлар тур.). Баягы тавыш, чаң сугу авазы кебек, еракка китеп, саңгырауланып кабатланды. М.Галиев. Рәфиснең тавышы саңгырауланып, аһ орып чыкты. А.Вергазов

Саңгыраулана бару Торган саен ныграк саңгыраулану. Җәмгыять аяусызлана һәм саңгыраулана барган саен, кешеләрдә эгоистлык һәм хөсетлек арта төшә... Н.Хәсәнов. Шулай итеп, колакларыбыз тавыштан, шау-шудан акрынлап саңгыраулана бара. Мәдәни җомга

Саңгыраулана башлау Саңгыраулык билгеләре сизелү. Колагы саңгыраулана башлаган икән [картның]. Г.Бәширов

Саңгыраулана төшү Бераз саңгыраулану; тагын да саңгыраулану. Бертуктаусыз ничәмә-ничә ел буе микрофоннан акыруларын тыңлый торгач, безнең колаклар да саңгыраулана төшкәндер. Татарстан яшьләре

Саңгырауланып бетү Тәмам саңгыраулану. Режиссёр каян белсен ул тамашачының наушниклар белән болай да саңгырауланып беткән колак проблемасы турында? Х.Ширмән. Арада ниндиләре генә юк: нечкә тавыш белән исләреңне китәргәннәре дә, калын тавышларын гөлдерәтеп чыгару осталары да, саңгырауланып беткән басынкы авазлар чыгарып бакылдауга дучар ителгән картлары да бар. К.Миңлебаев

Саңгырауланып калу Шушы көннән бәхетсез ана саңгырауланып калды. Ә.Хәсәнов. Лейтенант Рәхимов выжт-выжт пулялар очуын да, авыл ягыннан сызгырып килгән снарядларның шартлавын да ишетмәс дәрәҗәдә саңгырауланып калган иде. Р.Бәшәр

Саңгырауланып китү к. саңгырауланып калу

Саңгырауланып тору Сөйләү моментында саңгыраулану. Бу тавыштан бераз вакыт саңгырауланып торганнан соң, Камил аның Алыплар сөйләшүе икәнен аңлап алды. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә