САҢГЫРА’У с. 1. 1) Ишетү тойгысыннан бөтенләй яки өлешчә мәхрүм калган, чукрак. Син саңгырау колакайга әйтсәң ни дә, әйтмәсәң ни! Туң күчән бит син! А.Гыйләҗев. Галимҗан әлеге теге саңгырау карт белән сөйләшеп торганда, бу йортка полковник килеп урнашкан иде инде. С.Поварисов. Аңардан соң мал-туар багарга килгән Фатыйма исемле саңгырау бер сазаган кызны Шәмсениса абыстай үзе яратасы итмәде. Г.Ахунов

2) Яңгырап ишетелми торган, басынкы, тонык (авазлар, тавышлар тур.). Ул, үзенең шаяртуыннан кыенсынып, кинәт тынып калды, куе кашлары җыерылып килде, саңгырау тавыш белән: «Күптән инде кулга мылтык алган юк иде», – дип мыгырданды. Р.Зәйдулла. Саңгырау гөрелтеле тавышны Зәки тракторы гына чыгара иде. Н.Гыйматдинова

3) лингв. Тавыш катнашыннан башка әйтелә торган (аваз тур.); киресе: яңгырау. Еш кына яңгырау тартыклар урынына саңгырау авазлар да кулланыла: бәпкә – пәпкә, Динә – Тинә. Ф.Харрасова

4) күч. Ачык булмаган, яшерен, чак сизелерлек. Бала теләү – борынгыдан, күзәнәкләрдә нәселдән-нәселгә геннар күчереп килгән саңгырау бер инстинкт кына икән! А.Гыйләҗев. Бу саңгырау хәлсезлек аның бөтен әгъзаларына, ниндидер бер чирнең ашыкмыйча килүе төсле, акрын гына җәелә бара, һәм колаклары эшпошыргыч бер тынлык белән туктаусыз шаулап тора иде. Ә.Еники

2. рәв. мәгъ. Басынкы, тонык тавыш белән. Кыз саңгырау гына көлде. А.Гыйләҗев. – Елама, кызым, хәзер әниең янына барып җитәбез, – диде, һәм үз тавышы үзенә баз эченнән килгәндәй тонык, саңгырау булып ишетелде. Ә.Еники. Шул чагында теге, кем әйтмешли, Алланың кодрәте белән генә аягүрә басып торган чыршы, саңгырау гына сызгырып, яңадан алан уртасына авып төште. Ф.Шәфигуллин

3. и. мәгъ. Колагы ишетмәүче кеше. Саңгырауның ишетәсе, белмәгәннең беләсе килә... Р.Гаязетдин. Мәҗлес мул булды: аракы-шәраб су урынына акты, байлык-җитешлекнең ни икәнен сукыр да күрерлек, саңгырау да ишетерлек итеп тырыштылар! Р.Мулланурова

Саңгырау ябалак Саңгырау кешегә карата кимсетеп, көлеп әйтелә. [Зәйнәп:] Гарәфи, Гарәфи, Гарәфи, саңгырау ябалак! Т.Гыйззәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә