САҢАК и. 1) Балык һәм кайбер су хайваннарының суда эрегән кислородны сулау органы. Мондый очракта артык газ авыз һәм саңаклар аша суга тарала... Ф.Бәйрәмова. Мин ике куллап бу шома, әллә ниткән ямьсез балыкны саңак турысыннан эләктердем дә ярга ыргыттым. Ә.Дусайлы. Авыз һәм саңак капкачларының хәрәкәте нәтиҗәсендә авызга кергән су саңак куышлыгына куыла һәм, саңак яфраклары аша, саңакларны юып, тышка чыгарыла. Биология 2) диал. Аскы казналык. Шуңа күрә йөрәк тибеше күкрәгенә генә сыешмыйча, ике як баш миен дә дөпелдәтә башлады, саңаклары тартышып-тартышып куйды. Р.Мәрдәншин 3) тех. Балта түтәсенең аскы ягындагы кечкенә чыгынтысы |