САНТЫЙЛАНУ ф. 1) Сантыйга әйләнү. Эшсезлектән, дүрт стенага карап өйдә утырудан тәмам арыган, үзен-үзе тыеп килә-килә сантыйланыр чиккә җиткән иде Фәзилә. Г.Мирһади. Хәмер дигәнең акылга камил кешене дә сантыйландыра. Безнең гәҗит

2) Сантый булып кылану; сантыйлык эшләү. [Әтисе – кызына:] Эшең бер дә юкмыни соң синең, бала-чага кебек аяк арасында сантыйланып йөрмәсәң. Ф.Хөсни. Ә без, сантыйланып, учакның уртасына ук барып кергәнбез икән бит. В.Имамов

Сантыйлана бару Торган саен ныграк сантыйлану

Сантыйлана башлау Аз-азлап сантыйга әйләнү

Сантыйланып китү Билгеле бер моменттан соң сантыйлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә