САНТЫЙ с. Юньсез, ахмак; уйламыйча эш итүчән, җиңел акыллы. Латыйпларның сантый килене самавырын соскыга каккан да көлен, уты-ние белән, лапастагы кабык колашага түккән икән. А.Гыйләҗев. Өч йөз алтмыш йортлы Зартугайда бүтән беркем эчми: синең бөкрең эчә дә, минем сантыем эчә. Г.Ахунов. Шуннан соң инде без, ике сантый, алдыбызга китереп куйган сыйларны, кызарынып, сүзсез генә ашарга утырабыз. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә