САНТИМЕ’ТРЛАП рәв. 1) Сантиметр исәбе белән үлчәп 2) Сантиметрга кадәр төгәллек белән. Биредә һәр нәрсә үз урынында, сантиметрлап сызгандай төгәл, пөхтә. Татарстан яшьләре 3) Билгеле сантиметр чамасында. Кыскасы, бу эксперимент белән мин шуны үлчәдем: сәрхушлыкка бер адым да юк, ара сантиметрлап үлчәнәдер, ә менә сукбайлыктан... Безнең гәҗит. Шул көннән алып, ул тәүлегенә 5 – 6 сантиметрлап минем өемә якынлаша. Туган як. Ә Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр өчен бу, киресенчә, уңай һәм куанычлы күрсәткеч, чөнки бу очракта ул су баскан районнардан суның аз-азлап – сантиметрлап чигенүен аңлата. Шәһри Казан |