САНТИМЕТР и. лат.-гр. Метрның йөздән бер өлешенә тигез озынлык үлчәү берәмлеге. Аның маңгай агыннан өстәрәк тәңгәлдә баш сөяге җимерелгән була. Сигез сантиметрга сигез сантиметр. А.Хәлим. [Хөсәенов] Җиргә иелде дә сөрү тирәнлеген кулы белән үлчәп карады. 10 – 12 сантиметр чамасы. Р.Йосыпова. Һәр сантиметр аны куйган максатына якынайта. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә