САНСЫЗЛАНУ ф. 1) Сансызга, тыңлаусызга әйләнү. Әллә холкының йомшаклыгы аркасында башта әнисе сүзеннән чыкмый яшәгән, ә аннары сансызланып аракы колына әверелгән, бердәнбер улын тормыш карамагына һәм әлеге дә баягы Фәния әбисе кулына калдырган әтисеме? Безнең гәҗит

2) Сансызлык күрсәтү. Кирәгеннән артык сансызлана торган яшь «абый»ның бөтен эшне бозып куюы бар. Н.Фәттах.

Сансызлана башлау Сансызлануга табан үзгәрү

Сансызланып китү Билгеле моменттан башлап сансызлану

Сансызланып тору Гел, һәрвакыт яки хәзер сансызлану. Беренче очраган белән монда... сансызланып торырга... Идел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә